9 апрельдә Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт мәктәбендә «Алтын Орда» Бердәм көрәш үзәге оештырган катнаш хәрби көрәш буенча ел саен үткәрелә торган «III яшьләр лигасы»турниры узды. Бу турнир елдан-ел зуррак, конкурентлырак һәм тамашалырак була бара.
Безнең шәһәр һәм клуб турнирда «Сатори»яшьләр клубы спортчылары исеменнән чыгыш ясады. https://vk.com/satori_mendeleevsk җиңүләр тупланмасын ике спортчы тулыландырды, үз яшь һәм авырлык категорияләрендә көмеш призерлар булдылар: Барышев Артем һәм Шелгунов Геннадий. Тренерлары: Богатова Л. һәм Хөснетдинов Р.
Спортчыларга финанс һәм әхлакый ярдәм күрсәткәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез.