Татарстан Республикасында яшәүчеләрне элмә такта исемнәрендә һәм язуларында, мәгълүмати белешмәләрдә, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тәкъдимен тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 20 маендагы  ПУ-356 номерлы «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында»  күрсәтмәсе нигезендә төзелгән Комиссия (алга таба - Комиссия) Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссия карары белән 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләрне элмә такта исемнәрендә һәм язуларында, мәгълүмати  белешмәләрдә, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) рәсмиләштергәндә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы кыяфәтен рәсмиләштергәндә куллануны популярлаштыруга конкурс игълан итә.

Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча Положение о проведении конкурса.doc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International