Язгы-җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары еш була. Язгы чорда юлларда ешрак велосипедта йөрүчеләр барлыкка килә, күпчелек очракта - балалар һәм яшүсмерләр. Аларның шәһәр буенча хәрәкәт итүе югары дәрәҗәдәге куркыныч белән бәйле, ә куркынычсызлык күп очракта ата-аналарга бәйле. Чөнки еш кына велосипедта йөрүчеләр бернинди кагыйдәләрсез йөри, чөнки аларны моңа беркем дә өйрәтмәгән. Ата-аналар балаларны мәктәпкәчә яшьтән юл хәрәкәте иминлеге нигезләренә өйрәтергә тиеш.
Урамнарда хәрәкәт арта бара: гадәттә кышын йөрми торган машина йөртүчеләр дә юлга чыга. Болар - шәхси транспорт чаралары, мотоцикллар, мотороллерлар, мопедлар хуҗалары. Моннан тыш, коры кояшлы һава торышында машина йөртүчеләрзуррак тизлек белән йөриләр. Шуңа күрә, юлга чыкканчы, игътибар белән як-ягыгызга карагыз. Якынайган автомобильне күрсәгез, үткәреп җибәрегез.
Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү - сезнең тормышыгызның иминлеге гарантиясе!