РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, 7 яшькә кадәрге велосипедта йөрүчеләр хәрәкәте өлкәннәр озата баруы белән генә тротуарлар, җәяүлеләр юллары, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә башкарылырга тиеш.
7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедта йөрүчеләр хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр юллары буенча, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә урнашкан велосипед юллары буенча хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә
Велосипедта йөрүчеләргә тыела:
велосипедта бер кул белән генә идарә итәргә;
транспорт чарасы конструкциясендә каралмаган очракта пассажирлар ташу;
- махсус җиһазландырылган урыннар булмаганда 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү;
Велосипедның пассив куркынычсызлык чаралары юк. Узган ел Татарстанда велосипедта йөрүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике бала һәлак булган.
Исегезгә төшерәбез, юлларда балаларның да, өлкәннәрнең дә иминлеге аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә турыдан-туры бәйле.