Район башлыгы Радмир Беляев гражданнарны кабул итте

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Башлык белән очрашуга дүрт гариза бирүче язылды. Аларны төрле мәсьәләләр борчый: җир кишәрлеген рәсмиләштерү, торак шартларын яхшырту сыйфаты, социаль ипотека , Ык Тамагы авылын төзекләндерү.

Килгән гражданнарның берсе - Чулаков Динар торак алуда ярдәм сорап килә. Район башлыгы Радмир Беляев хезмәттәшләре белән бергә гамәлдәге социаль ипотека һәм моның өчен нәрсә әзерләргә кирәклеге турында сөйләде. 

Ә Ык Тамагы авылында яшәүче Галина Казакова авылда каен аллеясын проектлауда ярдәм сорады. Радмир Илдар улы баш архитекторга үтенечне үтәргә һәм мәсьәләне хәл итәргә кушты. 

Исегезгә төшерәбез,менделеевлылар һәр сишәмбе Фомин урамы, 7 йорт адресы   һәм 2-79-19 телефоны буенча Радмир Беляевка кабул итүгә языла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International