Татарстанда 24 сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә төзүче гаризасы буенча өлешченең милек хокукы теркәлгән

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Өлешле төзелештә катнашучының милек хокукы Чаллыда урнашкан күчемсез милек объектына теркәлгән. Бу Раскольников урамындагы яңа төзелештәге  9 й.

Гаризаны төзүче «Шәхси кабинет» сервисы аша Росреестр сайтында тапшырган. Теркәлү вакыты тәүлектән дә кимрәк тәшкил итә! Фатирны караганнан соң, аның хуҗасы кабул итү-тапшыру актына кул куя һәм аны ала, төзүче аның исеменнән Росреестрга документларны электрон рәвештә тапшыра, ә икенче көнне  милекче әзер документларны ала.

"Безнең төзелеш компаниясе өчен бу беренче тәҗрибә. Без аның уңайлыкларын, беренче чиратта, тизлеген бәяләдек, шуңа күрә  үз практикабызга документларны тапшыруның мондый ысулын кертергә ниятлибез», - дип сөйли төзүче вәкиле Анна Кәлимуллина.

Исегезгә төшерәбез, төзүченең Росреестрга физик һәм юридик затлардан ышанычнамәсез генә милек хокукын дәүләт теркәве турында гариза бирү хокукы 2020 елның 13 июленнән 202-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International