"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Балалар юл-транспорт һәлакәтен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар - тәрбияви   бурычларның берсе булып тора.

Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «ЮХИ» ДБУнең Менделеевск районындагы профилактика бүлеге башлыгы Халикулова Малика Ибраһим кызы " балаларга юлны кайда һәм ничек кичәргә, урамда, ишегалларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерде. Аннары балалар бу темага багышланган табышмакларны чиштеләр, күңелле итеп «юл билгеләре» табышмакларын җыйдылар һәм теге яки бу билгенең нәрсә аңлатканы турында сөйләделәр. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны -фликерларны   тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава торышында кию кирәклеге турында да искә төшерделәр. Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләргә  якктылыкны кире кайтаручы элементлар - фликерлар  таратылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International