2023 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесе башланды.

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» ел саен уза торган 20 еллык юбилей конкурсы старт алды.

Конкурсның төп бурычлары булып җитештерүчеләрне югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле товарлар чыгаруга стимуллаштыру, базарда ватан продукциясен алга җибәрү һәм инновацион-актив җитештерү мохитен формалаштыру тора.

Товарлары лауреат һәм дипломант булган җитештерүчеләр конкурс логотибын маркетинг максатларында куллана алачак һәм аны документациядә һәм үз продукциясен төргәкләүдә урнаштыра алачак. Югары сыйфатлы продукцияне тотрыклы җитештерүче һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләр югары бүләккә - "Татарстанның сыйфат лидеры" призына лаек булачак. Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре турындагы мәгълүмат ел саен таратыла торган каталогка керәчәк, шул исәптән Татарстанның сәүдә вәкиллекләре буенча да.

 Югарыда әйтелгәннәр нигезендә, конкурсның оештыру комитеты оешмаларны «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 30 апреленә кадәр e-mail буенча кабул ителә: best@tatcsm.ru.

Конкурста катнашу өчен документлар белән сайтта танышырга мөмкин https://test.tatarstan.ru/contests.htm "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре"конкурсы бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International