Социаль фонд яңа субъектларда 92 мең балага бердәм пособие билгеләде. Шулай ук ЛХР, ДХР, Запорожье һәм Херсон өлкәсендә яшәүче 1,3 мең йөкле хатын-кыз түләү ала.
Яңа төбәкләрдә бердәм пособие рәсмиләштерү өчен еш кына Дәүләт хезмәтләре порталы кулланыла. Хәзерге вакытта «Дәүләт хезмәтләре» аша гаризаларны гаиләләрнең 79% биргән. Калган ата-аналар быел яңа территорияләрдә ачылган социаль Фонд бүлекчәләрендә, шулай ук КФҮгә мөрәҗәгать итү аша акча рәсмиләштерделәр.
ЛХР, ДХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре халкы үз төбәкләреннән читтә дә пособие сорап мөрәҗәгать итә ала. Россия гражданлыгы булу һәм Россия Федерациясе территориясендә гариза бирүче балаларның һәм ата-аналарның яшәве мәҗбүри шарт булып тора.
Хәзерге вакытта Россиядә 4,2 млн бала тәрбияләүче гаиләләргә бердәм пособие түләнә.
Исегезгә төшерәбез, 17 яшькә кадәрге һәр балага, шулай ук бала табарга әзерләнүче хатын-кызларга түләү каралган. Пособиегә хокук бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан югарырак булмаган гаиләләргә бирелә. . Рәсмиләштергәндә шулай ук гаиләнең мөлкәт хәле дә исәпкә алына.
##яңалыклар фронты