Менделеевскида «Кече һәм урта эшмәкәрлекне һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Менделеевск районының эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицияләр буенча Советының киңәйтелгән утырышы узды.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы, Менделеевск муниципаль районының эшмәкәрлек һәм инвестицияләр буенча Советы рәисе Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.
Очрашуда ТР гарантия фондының бердәм кредитлау үзәге башлыгы Илнур Мутыков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә предприятие үсешенең төп чыганагы булып банк кредитлавы тора. Ул шулай ук эшмәкәрләр белән ТР Гарантия фондының бизнеска ярдәм итә ала торган хезмәтләре белән уртаклашты.
Аннары «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» вәкиле - Наталья Федянина бизнеска финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары, ташламалы кредитлау программасы һәм «Корпорация «МСП» АҖ һәм фонд катнашында заем финанслауны җәлеп итү буенча эшнең өстенлекләре турында сөйләде.
Бердәм салым счеты турында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары - Рамилә Карманова бердәм салым счеты турында сөйләде: әлеге счетка нинди түләүләр керми, 2023 елда салым түләүнең яңа кагыйдәләре, бердәм салым хезмәтенең өстенлекләре һәм башка мәсьәләләр турында.
Аннары Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясен һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов чыгыш ясады. Ул районда эшкуарлык климаты торышы, төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү турында сөйләде. Бүгенге көнгә 2,8 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән инде. Тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше үсеше билгеләнә. Ул шулай ук районда эшкуарлык климатын яхшырту буенча планлы чаралар турында сөйләде.
Сессия ахырында эшмәкәрләр белән «сорау/җавап»форматы оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты 2019-2024 елларда Россиядә илкүләм проектларның берсе. 2020 елның февралендә проектның кураторы итеп беренче вице-премьер Андрей Белоусов билгеләнде. Җитәкчесе итеп икътисади үсеш министры Максим Решетников булды.