Менделеевскида чираттагы инвестиция советы узды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Менделеевскида инвестиция Советында 4 яңа проект хупланды.

Администрациядә район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә Инвестиция советы узды. 

Утырышта 4 проект каралды.

 1. Турай авыл җирлегендә "Социаль этно-утар " .   Территориядә түбәндәге объектлар төзү планлаштырыла:

- массакүләм чаралар үткәрү өчен мәйданчыклы һөнәрчелек авылы;
- лагерьлар оештыру өчен палаткалы шәһәрчек;
- этнографик интерактив музей;
- кунакларга ял итү һәм мастер-класслар үткәрү өчен кемпинг - беседкалар һәм йортлар,
- адаптив спорт өчен спорт объектлары;
- иппотерапия  комплексы;
- сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен балалар мәйданчыгы;
- иҗат эшләре белән шөгыльләнү өчен төрле урыннар.

Проектны 4 этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла.

2. "Гаҗәеп Үзән". Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында территорияне төзекләндерү, хайваннар өйртү урыннары, атлар, бәрәннәр сатып алу планлаштырыла. Өстәмә хезмәтләрдән чәй, үләннәрдән эчемлекләр сату, Өй кымызы җитештерү/сату, пылау һәм сарык ите әзерләү булачак. Турай торак пунктында урнашачак.
3. Декоратив үсемлекләр питомнигы. Проектның максаты: утырту материалын үстерү,  ясалма утыртуларны, шулай ук урман мелиорациясе һәм яшелләндерү утыртулары булдыру өчен кулланыла.
4. "Пляжда кафе " Тихие Горы авылында. Быел ук төзекләндерелә башлаячак  яр буенда кафе төзү планлаштырыла. 20 урынга планлаштырыла. Төп меню: пицца,   мичтә пешкән пироглары, салатлар, десертлар, кофе, чәй, салкын эчемлекләр.

Барлык проектлар да хупланды.

- Барлык проектлар да кызыклы, районның туристлык үсеше ягыннан мөһим. Без үз ягыбыздан ярдәм итәчәкбез, проектлар алып барачакбыз. Катнашу һәм инициатива өчен рәхмәт! - дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International