Район ифтары

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Изге Рамазан аенда Менделеевскида район ифтары уздырылды. Ифтар ашына Менделеевскиның дин тотучылары, шулай ук район кунаклары җыелды.

Ифтарда Татарстан Республикасы мөселманнары диния идарәсе башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  да булды. Ул дин әһелләренә теләк белән мөрәҗәгать итте, вәгазь укыды 

Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш һәм Әгерҗе районнары хәзрәтләре, шулай ук Әгерҗе районы башлыгы Нургаянов Ленар Фәрид улы  кунак булдылар.

Очрашуда Камил хәзрәт һәм Ирек хәзрәт рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Ифтар ашы алдыннан хөрмәтле кунак өчен мини-экскурсия үткәрделәр: үзәк мәчеттә булдылар, төзелә торган мәчетне карадылар, велосипедта йөрүчеләр юллары буйлап йөрделәр, Үзәк стадионда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International