Татарстанда гариза бирмичә генә инвалидлык буенча пенсияләр билгеләнә

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләүнең гаризасыз тәртибе гамәлгә керде. Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы, гражданны инвалид дип таныган көннән башлап, инвалидларның федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә, социаль фондка раслаучы документлар тапшыру кирәкми.

Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турында карар инвалидларның федераль реестрыннан инвалидлык турында мәгълүмат килгән көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң өч эш көне эчендә социаль фонд бу хакта гражданга хәбәр итә. Пенсия билгеләнгән дигән хәбәр шәхси кабинетка дәүләт хезмәтләре порталында яки, әгәр порталда аккаунт булмаса, почта аша килә,  

Пенсия билгеләнгәннән соң гражданга пенсияне җиткерү ысулын билгеләргә кирәк булачак. Пенсияне җиткерү турында гаризаны онлайн рәвештә  Россия социаль фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне җиткерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә кирәк булганда, моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән яңа гариза бирергә кирәк: шулай ук онлайн рәвештә Россия социаль фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шәхсән Россия социаль фондында яки күпфункцияле үзәктә.

Пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алган гражданга билгеләнә икән, Россия социаль фонды өстәмә рәвештә айлык акчалата түләү билгели.

"Социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту максаты белән социаль казначылык кысаларында актив режимда, ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка, дәүләт хезмәтләре күрсәтү гамәлгә ашырыла", – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International