Татарстан пенсионерларын алдау очраклары күзәтелде

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата алдау очраклары күзәтелүенә юнәлтә. Алдаркараклар пенсионерларга социаль фонд органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрен мәҗбүриләп, пенсияләрен дөрес исәпләүне тикшерергә тәкъдим итәләр.

Пенсионерларны зур түләү алып, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар   пенсияне яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итеп, ялгыш юлга этәрәләр. Процедурага ризалашып, гражданнар берничә мең сумга кадәр хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзиләр.

"Социаль фондның барлык хезмәтләре дә бушлай күрсәтелә.  Россия социаль фондының бүлекчәсе һәм территориаль органнары хезмәткәрләре өйләргә йөрми, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итми, СНИЛС номерын, паспорт мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен сорамый. Әгәр сездә пенсия һәм башка түләүләр күләме турында сораулар туса, яисә социаль Фонд органнары компетенциясенә кергән сораулар туса, сезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн рәвештә гражданның шәхси кабинетында Россия социаль фондының сайтында яисә Россия социаль фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз», - дип билгеләп үтте Россия социаль фондының ТР буенча  бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Барлык шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге татарстанлыларга бердәм контактка-8-800-1-00000-1 Россия социаль фонды үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International