Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта махсус хәрби операциядә катнашучыларның кредит каникулларын киңәйтә торган закон кабул итте. Әлегә кадәр бу ташламадан бары тик хатыны, балалары һәм аның карамагында булганнар гына файдалана алган - хәзер исә барысы да, шул исәптән ата-аналарын һәм уллыкка алучыларын да кертеп, ала алачак.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «мөһим, махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелә торган кредит каникуллары 2022 елның 21 сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителгән көннән башлап, чакырылучыларга таратылачак. Әгәр дә катнашучы һәлак булса яки аны беренче төркем инвалид дип танысалар, кредит аның әти-әнисеннән, әгәр алар созаемщиклар булса, алынмаячак. Бу исәптән чыгару нормасы 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагылачак. Шулай итеп, без катнашучының кредит бурычы аның әти-әнисе өчен авыр йөк булмаячак дигән гарантияләрне киңәйтәбез.
Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән гамәлгә керә.