2023 елның 21-23 апрелендә Апас авылында А.В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" ярышларын үткәрү кысаларында 2008-2009 елгы егетләр арасында "Надежда" хоккей буенча республика турниры узды. Анда тренер Марсель Баһаветдинов җитәкчелегендәге "Айсберг" командасы актив катнашты.
Турнирда түбәндәге командалар катнашты:
"Олимп" Кукмара шәһәре
"Алтын Алка" Апас авылы
"Ледок" Нурлат шәһәре
"Арктика" Буа шәһәре
"Айсберг" Менделеевск шәһәре.
Уеннар нәтиҗәсендә "Айсберг" командасы икенче урынны яулады. Балалар кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр.