Тантаналы чара кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина өч хәрби часть вәкилләренә камазчылар белән бергә җыелган гуманитар йөкнең чираттагы партиясен тапшырды.
Өч Lada Niva автомобиле, бинокльләр, аккумуляторлар, медицина жгутлары, черкиләрдән саклану чаралары, озак саклана торган азык-төлек товарлары: макарон, карабодай ярмасы, консервалар, куертылган сөт һәм башка продуктлар сатып алынды һәм китерелде. Сатып алынган 80 тонна авырлыктагы хәйрия йөкләре 17,7 млн сумнан артык тәшкил итә.
"Без бу гуманитар йөк партиясен якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан тапшырабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучылар безнең йөрәкләрдә сигез дистә ел элек азатлыгыбызны һәм бәйсезлегебезне яклаган кешеләр кебек үк урын алып торалар. Башкача була алмый. Безнең якташларыбыз халкыбыз кичергән сынауларның авыр елларында бабаларыбызның батырлыгын кабатлыйлар", - диде Әлфия Когогина. Ул билгеләп үткәнчә, йөкне тутырганда мобилизацияләнгәннәрнең март ахырында Туган Татарстанда кыска вакытлы ялы кысаларында узган очрашуда әйтелгән теләкләре һәм ихтыяҗлары исәпкә алынган.