Иминият кертемнәренең мөһимлеге турында

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

2002 елдан илдә пенсия системасы иминият принцибына күчте һәм 2002 елның 1 гыйнварыннан эш чорында пенсия күләме граждан өчен Пенсия фондына түләнгән иминият кертемнәре суммасына бәйле була.

Ә 2002 елга кадәр эшләү дәверендә пенсия күләме эш стажының озынлыгына һәм хезмәт хакының зурлыгына карап исәпләнә. Һәр кешенең стажы һәм хезмәт хакы махсус формула буенча аның пенсия капиталына әверелә.

Хәзер пенсиягә 2002 елга кадәр — 20 елдан артык стажы булган гражданнар чыга. 1960-1970 елларда һәм 80 нче еллар башында туганнарга пенсия билгеләгәндә, стаж һәм хезмәт хакы буенча пенсия хокуклары бәяләнәчәк. Мондый бәяләүне үткәрү кирәклеге  Россия социаль  фонды белгечләренең булачак пенсионерлар белән алдан эш алып баруының төп сәбәбе булып тора. Ә бу исә пенсия кыска вакыт эчендә һәм мөмкин булган максималь күләмдә билгеләнсен өчен (максат бөтен стажны һәм иң югары хезмәт хакын исәпкә алу) кирәк.

Пенсия шәхси (персонификацияләнгән) исәп-хисап мәгълүматлары буенча билгеләнә, шуңа күрә стаж һәм хезмәт хакы турында барлык мәгълүмат гражданның   шәхси счетында чагылдырылырга тиеш (номер СНИЛСТА күрсәтелгән).

Билгеле булганча, эш турында мәгълүматлар хезмәт кенәгәсендә бар. Шәхси счетта чагылыш табу өчен РПФ 2003 елдан башлап оешмалар белән  Россия социаль  фондына хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләреннән стаж турында мәгълүматны электрон рәвештә җибәрсеннәр өчен эш алып бара. 

Әгәр 2002 елга кадәрге стаж турында мәгълүмат шәхси исәптә булмаса, Россия социаль  фонды белгечләре мөстәкыйль рәвештә сорыйлар. Стажга эш чоры гына түгел, ә хәрби хезмәт, шул исәптән чакырылыш буенча, ата-аналарның ел ярымга кадәрге балаларны каравы, 1 төркем инвалидларны, инвалид балаларны, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны каравы, эшсезлек буенча пособие алу чоры, эшли алмаган урыннарда хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарының яшәү чорлары һәм башкалар керә. Бу чорлар стажга исәпләнә.

Алар турында мәгълүматны Россия социаль  фонды белгечләре шәхси счетка кертәләр (2001 елдан бирле халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан шәхси счетта чагылдырылган эшсезлек буенча пособие алу чорыннан тыш).

Россия социаль  фондының барлык гражданнарына «гражданның шәхси кабинетында»  РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында булган мәгълүмат белән танышырга киңәш итә.

"Бу киңәшләр алдагы елда пенсионер булучыларга гына түгел, ә барлык эшләүчеләргә дә кагыла. Эш бирүчегезне Россия социаль  фондында иминият  кертемнәрен түләү өлешендә тикшереп торыгыз!" - дип клиентлар хезмәтендә ассызыкладылар.

Моннан тыш, ел саен Россия социаль  фонды гражданнарга исәпкә алынган пенсия хокуклары турында хәбәрләр җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International