Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге ата-аналар балаларны укыту өчен ана капиталын тизрәк һәм җиңелрәк куллана алсын өчен, республиканың мәгариф оешмалары белән мәгълүмат алмаша. Бүгенге көндә 29 югары уку йорты, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә учреждение белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
"Элек ана капиталын балага укытуга җибәрергә карар иткән гаиләләргә фондка уку йортыннан түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешүнең күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, әгәр Социаль фонд бүлеге һәм мәгариф оешмасы арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга Россия социаль фондына ана капиталы белән идарә итү турында гариза бирү генә җитә. Социаль фонд уку шартнамәсе турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә сораячак», - дип аңлатты Россия социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Гаризаны онлайн, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия социаль фонды сайтында, шулай ук фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.
Ел саен күбрәк гаиләләр балаларны укыту өчен ана капиталын куллану белән кызыксыналар. 2023 ел башыннан гына да Татарстанның 1 меңнән артык гаиләсе әлеге максатларга акча юнәлтү турында карар кабул итте. Гаиләләргә 40 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августында кертелгән яңалыклар ана капиталының белем бирү юнәлешен тагын да ихтыяҗлырак итте. Хәзер ата-аналар ана капиталын балаларны шәхси укытучылардан укытуга, шәхси эшмәкәрләр кебек эшләүче агентлыклар һәм бала караучылар күрсәткән күзәтү һәм карау хезмәтләренә юнәлтә алалар. Элек мондый хезмәтләр өчен түләү юридик затлар тарафыннан күрсәтелгән очракта гына мөмкин булган. Физик затларның белем бирү хезмәтләренә сертификатны шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булганда кулланырга мөмкин.