Роспотребнадзор хәбәр итә: 25 апрель- бизгәк чире белән көрәш көне

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

XXI гасырның өченче унъеллыгында бизгәк чире дөньяда иң киң таралган паразитар авыру буларак үз әһәмиятен саклауны дәвам итә.

Россия үз тарихында дәүләтнең көньяк регионнарында бизгәк чиренең тоталь таралуыннан алып, үткәрелә торган санитар-эпидемиягә каршы чаралар комплексы ярдәмендә бу авыруны тулысынча юкка чыгаруга кадәр юл үтте.

Инфекцияне профилактикалауның иң мөһим юнәлешләренең берсе- черкиләргә каршы көрәш.  Ул буынлы аяклыларның үрчү урыннарын кисәтүгә,   яки бетерүгә юнәлдерелгән санитар-гидротехник һәм юкка чыгару чаралары комплексын үз эченә ала, химик, биологик һәм физик ысуллар кулланыла.

Бизгәк чире кортларының личинкаларын юк итү өчен тиешле объектларда, шул исәптән табигый станцияләрдә кан эчә торган кортларга каршы кулланыла торган билгеләнгән тәртиптә рөхсәт ителгән инсектицид чаралары кулланыла. Чаралар куллану буенча инструкцияләргә төгәл туры китереп, куллану ысулын, актив матдәнең концентрациясен, чыгым нормаларын һәм куркынычсызлык чараларын үтәп башкарыла. Эшкәртүләрне махсус оешмалар үткәрә. Бу максатлар өчен еш кына Bacillus thuringiensis israelensis нигезендә микробиологик чаралар кулланыла.

Чит илләрдән бизгәк чире кертү куркынычын киметү максатыннан,  черкиләрдән шәхси саклану буенча чаралар комплексын үтәргә кирәк: кичке вакытта тәнне каплап торган кием кияргә, тәрәзәләргә челтәрләр эләргә, кием һәм тирене махсус кан эчүче бөҗәкләрне куркытучы чаралар-репеллентлар белән эшкәртергә. Бизгәк чире таралган  территориядә булган вакытта махсус дарулар кабул итү кирәклеге дә бар, моның турында дәвалаучы табиб белән китәр алдыннан киңәшләшергә кирәк. Тропик климатлы илдән кайтканнан соң 2 ел дәвамында, тән температурасы күтәрелү сәбәпле, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, табибның игътибарын бизгәк чире буенча куркыныч зонада булу вакытына һәм дәвамлылыгына юнәлтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International