Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе сыра базарында катнашучыларга хәбәр итә, Татарстан Республикасында 2020 елның апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 февралендәге 122 номерлы карары һәм алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе арасындагы килешү нигезендә үткәрелә торган кега сыра продукциясен махсус маркалар белән тамгалау буенча эксперимент тәмамланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидрны, пуарны, медовуханы маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында» 2023 елның 1 апрелендәге 122 номерлы карары үз көчен югалта.
2023 елның 1 апреленнән кегларда сыра продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау буенча Экспериментта катнашучыларга аларны салу, шулай ук алар маркировкалаган сыра продукциясе җитештерү һәм әйләнеше турында мәгълүматны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында чагылдыру таләп ителми.
Махсус маркаларны юк итү буенча белешмә һәм акт формасы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә, «2020 елның 1 апреленнән сыраны маркировкалау буенча Эксперимент" бүлекчәсендә, урнаштырылган (https://gosalcogol.tatarstan.ru/rus/eksperiment-po-markirovke-piva.htm).
2023 елның 1 апреленнән, кегларда сыра продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау буенча республика экспериментының уңай тәҗрибәсен, шулай ук 2023 елның 1 апреленнән РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 нче номерлы карарына ярашлы рәвештә идентификация чаралары белән маркировкалау турында мәҗбүри таләпләрнең үз көченә керүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә сыра продукциясе хәрәкәтенең күзәтүчәнлеген тәэмин итү буенча эксперимент башлана, анда идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен дәүләт мәгълүмати системасына аларның әйләнешенең барлык этапларында (җитештерү, күмәртә звеносы, ваклап сату) мәгълүмат бирелә.
2023 елның 1 апреленнән эксперимент үткәрүгә кагылышлы барлык мәгълүмати материаллар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ белгечләренең контакт мәгълүматлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә, «2023 елның 1 апреленнән сыраны маркировкалау буенча Эксперимент" бүлекчәсендә урнаштырылачак һәм актуальләштереләчәк