Май аенда пособие ничек түләнәчәк

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

3 майда  Россия социаль фонды карталарга апрель өчен түбәндәге түләүләрне күчерә башлаячак:
- бердәм пособие,
- 8-17 яшькә кадәрге балалар өчен пособие,
- йөкле хатыннарга иртә срокларда исәпкә баскан өчен пособие,
- эшләмәүчеләргә 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие,
- 3 яшькә кадәрге беренче балага пособие (Путинныкы).

Әгәр дә Сез Россия почтасы аша пособие алсагыз, акча 25 майга кадәр килергә мөмкин. Түләү графигын үзегезнең почта бүлегендә ачыкларга кирәк.

 8 май-бәйрәм көне булганга,  Россия социаль фонды эшләүчеләргә 1,5 яшькә кадәрге  балаларны карау буенча пособиене 5 майда күчерәчәк. 

Югарыда күрсәтелгән пособиеләрне Россия социаль фонды агымдагы айда узган ай өчен күчерәчәк. Әгәр түләү датасы эшләми торган көнгә туры килә икән, пособие карталарга алданрак күчерелә.

1 майдан 25 майга кадәр Россия социаль фонды 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләү башкарачак.

Июнь аеннан башлап, ана капиталыннан түләү айның 5 нче көннән барлык төбәкләрдә дә күчереләчәк.

1 майдан 26 майга кадәр, төбәкләргә бәйле рәвештә, социаль яклау 3-7 яшьлек балаларны карау буенча һәм өченче һәм аннан соңгы 3 яшькә кадәрге балаларга пособие күчерәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International