Ана капиталыннан түләүләр турында

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

1 сорау. Әгәр дә бердәм пособие беренче балага гына билгеләнгән булса, икенче балага ана капиталыннан түләү туктатылырмы?

Җавап. Юк, ана (гаилә) капиталыннан икенче балага түләү туктатылмаячак.

2 сорау. Балигъ булмаган ир белән хатынга (17 яшь), әгәр алар эшләмәсәләр, ә мәктәптә укысалар,  нинди түләүләр каралган булырга мөмкин?

Җавап. РФ Гражданлык кодексы нигезендә балигъ булганчыга кадәр никахлашкан гражданнарның 17 яшькә кадәрге тормыш иптәшләре тулы күләмдә эшкә сәләтле булуларын исәпкә алып, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиегә, шулай ук бала карау буенча айлык түләүгә яки Бердәм пособиегә гариза бирергә хокуклы.
Ир белән хатынның  беренче баласы 2020 елның 1 гыйнвареннан соң туган очракта, гаилә ана (гаилә) капиталына хокуклы.

3 сорау. Берьюлы ике балага өч яшькә кадәр ана (гаилә) капиталы акчаларыннан ай саен түләү алырга мөмкин булырмы?

Җавап. Әйе, 2023 елның 1 гыйнвареннан гаиләдә 3 яшькә кадәрге барлык балаларга ана (гаилә) капиталы акчаларыннан ай саен түләү алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International