Әлфия Когогина үз округының сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне Мәскәү педагогларыннан мастер-классларда катнашырга чакырды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Мәскәүдән «Новые имена» хәйрия фонды укытучылары Чаллы һәм Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасы сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрделәр. Шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләре базасында фортепиано, баян/аккордеон, домра, академик вокал һәм рәсем сәнгате кебек юнәлешләр буенча дәресләр оештырыла.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина чакыруы буенча мастер-классларда катнашу өчен шулай ук Яр Чаллы бер мандатлы округының -Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарының сәнгать мәктәпләре тәрбияләнүчеләре чакырылган иде.


"Без күп еллар элек Мәскәүнең иң яхшы педагогларыннан Чаллыда минем округ балалары өчен иҗади мастер – класслар үткәрү традициясенә нигез салдык. Безгә бу эштә чын легенда, йолдыз, РФ халык артисты, «Новые имена»Хәйрия фонды президенты Денис Мацуев ярдәм итә. Бергәләп без үз округымның яшь талантлары өчен укыту модульләре оештырабыз, ә  яхшыларның иң яхшыларын тыңлау нәтиҗәләре буенча Суздальдәге Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә сәяхәт белән бүләклибез. Чын күңелдән ышанам, мондый проектларда катнашу балаларны үз-үзләрен тормышка ашыруга, иҗади үсешкә, яңа югары үрләргә алга таба адымнар ясарга рухландыра ала. Алга гына!- дип аңлатма бирде Әлфия Когогина.

Мастер-класслар үткәргән укытучылар арасында РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы академия музыка көллияте  укытучысы Татьяна Директоренко (фортепиано); ; М. М. Ипполитов исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтының «Оркестр халык уен кораллары» кафедрасы доценты  Иванова Надежда Дмитриенко (домра); П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты   Екатерина Скусниченко (академик вокал); Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе доценты  Михаил Бурлаков (баян); Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, РФнең атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясе каршындагы   В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты профессоры, Мәскәү шәһәре премиясе лауреаты Сергей Сиренко (рәсем сәнгате) булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International