Электрон сертификат-техник реабилитация чаралары белән тәэмин итүнең уңайлы ысулы.
Аңа Россия социаль фонды билгеле бер сумманы яза, аны сез техник реабилитация чаралары сатып алуга сарыф итә аласыз. Ул банк картасы булып эшли һәм сайланган товар өчен шунда ук түләргә мөмкинлек бирә.
Элеккечә техник реабилитация чараларын Россия социаль фонды аша алырга яки үзең сатып алган товар өчен компенсациядән файдаланырга мөмкин.
Фондның электрон каталогында 740 җитештерүчедән һәм тәэмин итүчедән 6,9 меңнән артык реабилитация әйберләре тәкъдим ителгән. Анда электрон сертификатларны кабул итүче кибет адресларын табарга мөмкин. Исемлек даими рәвештә киңәйтелә.
Сертификатны рәсмиләштерергә, аны алырга һәм кирәкле реабилитация чарасын өйдән чыкмыйча социаль фондның шәхси кабинетында яки дәүләт хезмәтләре порталында заказ итәргә мөмкин.