Менделеевскида 9 сыйныф укучылары һәм ата-аналары өчен "Компетенцияләр ярминкәсе" узды

2023 елның 28 апреле, җомга

27 апрельдә  беренче тапкыр С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда   Менделеевск районы 9 сыйныф укучылары һәм ата-аналары өчен «Компетенцияләр ярминкәсе» дигән һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырды.

Чарада 332 укучы катнашты.
Балалар төрле шәһәрләрдән: Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Алабуга, шулай ук Лубяны, Әсән торак пунктларыннан 14 университет, колледж һәм техникум презентацияләре белән таныштылар.

Катнашучыларны сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов каршы алды.

Аннары укучылар алдында предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясады: "Аммоний" АҖ,  "Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы" АҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәдәният идарәсе, мәгариф идарәсе, үзәк район хастаханәсе. Алар үз өлкәләрендә булган вакансияләр һәм кадрларга ихтыяҗлар турында сөйләделәр.

- Әлеге форматтагы чара районда беренче тапкыр үткәрелә. Киләчәктә "Компетенцияләр ярминкәсе " яхшы традициягә әверелер дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Ләйсән Галиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International