"Фаворит" ат спорты мәктәбе тәрбияләнүчеләре 2023 елның 24-27 апрелендә Казан шәһәрендә узган конкур буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан гына түгел, Чечен, Чуваш республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән дә вәкилләр катнашты.
"Фаворит" ат спорты мәктәбе" МБУ тәрбияләнүчесе Штенникова Амелия Алтын кушаматлы атта төрле маршрутларда гомуми зачетта дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннарны алды. Тренеры А.Н. Федорова.