3 майда Россия социаль фонды апрель өчен түләүләрне картага күчерә башлый: -бердәм пособие,
- 8-17 яшьлек балалар өчен пособие,
- йөкле хатыннарга иртә срокларда исәпкә баскан өчен пособие,
- эшләмәүчеләргә 1,5 елга кадәр бала карау буенча пособие,
- 3 яшькә кадәрге беренче балага пособие.
Әгәр дә Сез Россия почтасы аша пособие алсагыз, акча 25 майга кадәр килергә мөмкин. Түләү графигын үз почта бүлегендә ачыкларга кирәк.
5 майда Россия социаль фонды эшләүчеләргә 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие күчерәчәк.
Югарыда күрсәтелгән пособиеләрне Россия социаль фонды узган ай өчен агымдагы айда күчерәчәк. Әгәр түләү датасы эшләми торган көнгә туры килә икән, пособие карталарга алдан ук күчерелә.
1 майдан 25 майга кадәр Россия социаль фонды 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүне күчерәчәк.
Июнь аеннан башлап, ана капиталыннан түләү айның 5 нче көнендә барлык төбәкләрдә дә күчереләчәк.
1 майдан 26 майга кадәр, төбәкләргә бәйле рәвештә, социаль яклау
3-7 яшьлек балаларга, өченче һәм аннан соңгы 3 яшькә кадәрге балаларга пособие күчерәчәк