Медицина оешмаларына күчерелгән хезмәтләр күләме 2023 елда 2,8 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Акча йөклелек буенча һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.
Бала табу сертификаты - ул хатын-кызга йөклелек һәм бала табу вакытында күзәтеләчәк медицина учреждениесен сайларга мөмкинлек бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясенә беренче килгән вакытта табиблар тарафыннан формалаштырыла. Әгәр дә сертификат хатын-кызлар консультациясе тарафыннан ачылмаган булса, аны бала тудыру йорты формалаштырачак. Сертификат шулай ук балалар поликлиникасы тарафыннан да рәсмиләштерелергә мөмкин, анда баланы профилактик тикшерүләр үткәреләчәк.
Элек хатын-кызга мөстәкыйль рәвештә медицина учреждениесенә сертификат бланкын тәкъдим итәргә кирәк булган. Хәзер бу таләп ителми, чөнки социаль фонд кирәкле барлык мәгълүматны автомат рәвештә ала. Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләре өчен документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызлар өчен кәгазь бланк бирү зарурлыгын гамәлдән чыгарды.