Үлгән иминиятләштерелгән кешенең пенсия тупланмаларын түләү гариза бирү характерында, һәм бу акчаларны алу өчен беренче адым-гариза бирү.
Пенсия тупланмаларын алу өчен хокук варисларына дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк https://www.gosuslugi.ru/, яки шәхсән Россия социаль фондынынң Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә.
Мөһим! Гамәлдәге законнар белән үзеңне хокук варисы дип игълан итү вакыты чикләнә: гариза бирү иминиятләштерелгән кешенең үлеменнән соң алты ай эчендә башкарылырга тиеш. Ләкин, әгәр 6 айлык срок узса, ул суд тәртибендә торгызылырга мөмкин.