Бүген балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында район ветераннар Советы инициативасы белән оештырылган "Герой елъязмасы эстафетасы" район конкурсына йомгак ясалды.
Проект финалистлары Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче мәктәп һәм 4 нче мәктәп - батырлык һәм хәрби дан мәктәбе үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр, районыбызның тарихи елъязма материалларын тирәнтен анализладылар.
Бик зур эш башкарылды!
Презентациянең масштабы, аның якты бирелеше шәһәр мәктәпләре укучыларында һәм аларның педагогларында күп тәэсирләр калдырды.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Р.Г. Нәҗипов тирән патриотик чараны яклап чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты һәм ветераннар Советы исеменнән җиңүчеләрнең дипломнары 1 һәм 4 нче мәктәпләргә тапшырылды.
Педагогларның укучыларны патриотик тәрбияләүгә һәм аларны презентациягә әзерләүгә керткән өлеше район ветераннар Советының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.