Россия Социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү: сораулар һәм тәкъдимнәр

2023 елның 5 мае, җомга

Россия социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә Россия социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә узды.

Чарада Россия социаль фонды Идарәсе Рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары — Россия социаль фондының 22 төбәк бүлекчәсе идарәчеләре катнашты.  Утырышта Россия социаль фондының территориаль органнары арасында төбәкара дәрәҗәдә дә, төбәкләр эчендә дә хезмәттәшлек итү; фондка хезмәт күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, Россия социаль фонды органнарының эш сыйфатын күтәрү һәм социаль хезмәт күрсәтү процессына мәгълүмати технологияләрне кертү буенча тәкъдимнәр каралды.

"Безнең өчен төбәк коллегаларын кабул итү, алар белән безнең эшләнмәләр нәтиҗәләре буенча уртаклашу, аларга безнең проектларны, эш формаларын һәм ысулларын тәкъдим итү, бергәләп социаль фондны үстерүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү зур җаваплылык булды", — дип билгеләп үтте Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сергей Чирковның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган. Очрашуда экспертлар Фонд һәм хакимият органнарының социаль өлкәдә хезмәттәшлеге һәм гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Сергей Чирков һәм Рөстәм Миңнеханов Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең балалы гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә югары бәя бирделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РФ пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советы 2023 елның 23 мартында Россия социаль фондының барлык бүлекчәләренең оештыру структурасын һәм функциональ эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән мәсьәләләрне карау һәм тәкъдимнәр әзерләү максатларында фондка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International