«Фаворит " ат спорты мәктәбендә конкур буенча Беренчелек узды

2023 елның 5 мае, җомга

«Фаворит» ат спорты мәктәбендә Бөек Ватан сугышы герое К.Г. Габдрахманов истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган конкур буенча Беренчелек узды.

Ярышларда ат спорты мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты. Атларда сикерүләр катлаулана бару тәтәртибендә узды, маршрутның башлангыч биеклеге 50 см иде. Бу биеклекне хатасыз үткән җайдаклар киләсе турга үттеләр. Каршылыкларның соңгы биеклеге 100 см.

1 урынны Калифорния атында Карина Ширяева, икенче урынны Король атында Юлия Тураева алды, өчлекне Кокетка атында Марина Волкова япты.

Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International