Ана капиталыннан айлык түләүне 4,5 меңләп Татарстан гаиләсе ала

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Ана капиталыннан 3 яшькә кадәрге балага айлык түләүне 4,5 меңгә якын татарстан гаиләсе ала. Ярдәм чарасы кешегә ике яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә, ата-аналарның мәшгульлегенә яки мөлкәтенә өстәмә таләпләр куймаска тиеш.

Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып бирелә. Аларның иң мөһиме-хәзер 3 яшькә кадәрге һәр балага, шул исәптән беренче балага да акча салынган. Элек ата-аналар икенче балага гына түләү алганнар. Тагын бер үзгәреш акча кабул итү датасына кагыла. Июнь аеннан түләүләр барлык гаиләләргә бер көндә-һәр айның 5 нче көнендә биреләчәк. Бу көнне ата-аналар узган ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май өчен пособиегә кулланылачак, акча гаиләләргә 5 июньдә киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләгә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталында, Россия социаль фонды сайтында шәхси кабинет аша, шулай ук шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәк аша эшләргә мөмкин. Айлык акчалар күләме балалар өчен төбәк яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу срок тәмамлангач, сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International