Ана капиталын йорт төзү өчен бала өч яшькә җиткәч кенә кулланырга мөмкин. Искәрмә булып ипотека яки төзелеш өчен кредит тора.
Сертификат хуҗасының яки тормыш иптәшенең торак йорт төзер өчен җир кишәрлеге булырга тиеш. Бакча кишәрлеге дә ярый.
Ана капиталын дача яки бакча йортына түгел, ә даими яшәү өчен генә җибәрергә мөмкин.
Әгәр йортны подрядчы төзи икән, Россия социаль фонды эш өчен акчаны аның хисабына күчерәчәк. Моның өчен килешүнең күчермәсен социаль фондка җибәрергә кирәк.
Йортны төзегәндә үз көчең белән ана капиталы белән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкин. 50% гариза җибәргәннән соң, тагын 50% төп эшләр тәмамланганнан соң.
Гаилә гел яшәгән төбәктә йорт төзү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме- торакныж Россиядә булуы.
Төзелгән йортта гаиләнең барлык әгъзаларына өлешләр бүлеп бирергә кирәк.