Әлфия Когогина "Ветераннарга бүләкләр" Бөтенроссия акциясендә катнашты

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан «Бердәм Россия» партиясе «Ветераннарга бүләкләр» Бөтенроссия акциясен үткәрә. Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина үз округында ветераннарны Җиңү көне белән котлады.

"Ветераннар безне бик җылы каршы алалар, оныклары һәм оныкчыкларының уңышлары турында сөйлиләр, котлауларны, чәчәкләрне һәм бүләкләрне рәхмәт әйтеп кабул итәләр, үзләренең бай тормышларыннан кызыклы хикәяләр белән уртаклашалар», - дип сөйләде Когогина.

Таһир Йосыфмурзин улы Мурзин 1927 елда Татар АССРда туган, мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлагач аны фронтка алганннар. Сугыш тәмамланганнан соң 25 елдан артык шахтер булып эшли, ә 1974 елда Яр Чаллыга килә. Хатыны Зәйнәп белән алар ярты гасырдан артык яшиләр, дүрт бала тәрбияләгәннәр.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев белән бергә депутат Бөек Ватан сугышында катнашучы Зәйнәк Әһли улы Әһлиев янына Бәзәкә авылына килеп киттеләр. Ул мәктәптән соң сугышка чакырыла һәм ун ел Көнчыгыш Пруссиядә, Балтыйк илләрендә, Япониядә, Курил утрауларында һәм Камчаткада хезмәт итә. Демобилизациядән соң үзен педагогикага багышлый, мәктәп директоры була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International