Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Чаллы шәһәрендә картинг буенча ярышларны ачу тантанасында катнашты. «Техногород» картодромында «КАМАЗ»ГАҖ кубогына картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионатының һәм беренчелегенең беренче этабы узды.
"Сезгә зур сер ачмыйм, Чаллы күптән инде автоспорт башкаласы булды. Монда спортны барысы да – йөри башлаган сабыйлардан алып, безнең хөрмәтле ветераннарга кадәр ярата. Кадерле егетләр, мин беләм, сезнең һәрберегез лидерлыкка омтыла. Сез инде җиңүчеләр, ярышларга килгәнегез бар. Сезнең актив яшәү рәвешегез, машина йөртү осталыгыгызны камилләштерү сезгә җиңү китерәчәк. Ә бүген мин сезгә матур һәм намуслы көрәш, гадел хөкемдарлык телим,һәм иң көчле җиңсен!- дип сәламләде чарада катнашучыларны Әлфия Когогина.
Ярышларда Россиянең ике дистәгә якын шәһәреннән йөзгә якын кеше катнашты. Алар арасында Волгоград, Екатеринбург, Киров, Ижау, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Новгород, Пермь, Салават, Тольятти, Реж, Ковров, шулай ук бөтен Татарстаннан сигез спорт классы картингистлары бар иде.