Чара барышында ата-аналар «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы белән бергә шәһәрдә һәм белем бирү учреждениесендә балалар юл-транспорт травматизмының торышы турында фикер алыштылар.
11 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары белән очрашу барышында урам-юл челтәренең катлаулы участокларын исәпкә алып, «йорт-мәктәп-йорт» маршруты буенча балаларның һәм ата-аналарның куркынычсыз хәрәкәте турында фикер алыштылар. Шулай ук балаларны караңгыда, шулай ук ерактан күренеп тору мөмкинлеге җитмәү шартларында куллану өчен яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Халикулова Мәликә Ибраһим кызы, өлкәннәргә балаларны юл ситуациясендә үз вакытында ориентлашырга өйрәтүнең никадәр мөһим һәм кирәклеген сөйләде.
Җыелыш барышында мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр: машина йөртүче ата-аналарның автомобиль салонында балаларны тоту җайланмаларын, куркынычсызлык каешларын кулланмаулары. Юл-транспорт һәлакәтендә пассажир балалар өлкәннәргә караганда җитдирәк җәрәхәтләр ала, шуңа күрә балаларны шәхси транспорт салонында йөрткәндә автокресло, каешлар куллану бик кирәк.