Татарстан Республикасында яшәүчеләрне элмә такталар исемнәрендә һәм язуларда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс

2023 елның 26 мае, җомга

Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тәкъдимен тормышка ашыру максатыннан (алга таба – Комиссия) Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 20.05.2022 елның 20 маендагы  ПУ-356 номерлы Указы нигезендә төзелгән Комиссия) Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссия карары белән 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы халкын хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителә. Конкурс Татарстан Республикасында яшәүчеләрне элмә такталар исемнәрендә һәм язуларда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга җәлеп итүгә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны), шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы кыяфәтен рәсмиләштергәндә куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Тулырак сылтама буенча: Положение о проведении конкурса.doc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International