Инвалидларга ОСАГО компенсациясен ничек алырга

2023 елның 8 сентябре, җомга

2023 елда Россия Социаль фонды бүлеге республика халкына ОСАГО килешүе бәясенең бер өлешен каплый. Компенсация күләме иминият премиясе суммасының 50% тәшкил итә.

Инвалид гражданга яки инвалид баланың законлы вәкиленә пособие рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре яки яшәү урыны буенча күпфнукцияле үзәк аша гариза бирергә, инвалидлык турында белешмә, индивидуаль реабилитация яки абилитация программасы (ИПРА), шулай ук ОСАГО килешүе күрсәтергә кирәк. Әгәр инвалид баланың законлы вәкиле пособие сорап мөрәҗәгать итсә, аның вәкаләтләрен раслаучы документ кирәк.

Акчалар компенсация бирү турында карар кабул ителгәннән соң 5 көн эчендә түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International