Сораулар туганда гражданнарның социаль фондка телефон аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Бу шәхси вакытны янга калдыра, чөнки мәгълүмат алу өчен, ә аннары персональләштерелгән мәгълүмат алу кирәк булганда, Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтенә бару өчен вакыт һәм акча сарыф итәргә туры килмәячәк.
Татарстан Республикасында бушлай телефон белән Бердәм контакт-үзәк эшли. Сораулар белән 8-800-100-00 01 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Консультация үзәге Россия Социаль фондының дистанцион хезмәтләр өлкәсен киңәйтергә ярдәм итә. Операторлар барлык хезмәтләр буенча белешмә мәгълүмат бирәләр.
Әгәр дә теркәлгән код сүзе булса, шәхси характердагы мәгълүматны да алырга мөмкин.