Балаларга айлык түләүне ана капиталы акчаларыннан алган республика халкына октябрь өчен акчалар вакытыннан иртәрәк - 3 ноябрьдә килә.
Вакытыннан алда түләү 5 ноябрьнең якшәмбегә туры килүе белән бәйле.
Башка айлык түләүләр график буенча башкарылачак.
3 ноябрьдә 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие һәм йөклелекнең башлангыч срокларында исәпкә алынган хатын-кызларга, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча эшләмәүче гражданнарга пособие, 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык түләү, хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык түләү башкарылачак.