Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2023 елның 7 ноябре кичендә, 8 ноябре төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.