Күптән көтелгән «Мирас» татар гимназиясен ачу тантанасы булды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Тантаналы чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Радмир Беляев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы-Илдар Халиков һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, якташыбыз Дәнис Шакиров катнашында узды. Кунаклар өчен гимназия буенча экскурсия үткәрелде, анда алар капиталь ремонттан соң бинаның ничек үзгәрүен карый алдылар. Сыйныф кабинетлары белем бирү технологияләренең соңгы таләбе буенча җиһазландырылган. Уку программаларын гамәлгә ашыру өчен, шул исәптән туган телне өйрәнү өчен дә, барлык шартлар тудырылган. Рәсми ачылыштан соң укучылар   көрәш күнекмәләрен күрсәттеләр, аның секциясе гимназиядә ачылачак. Шулай ук өстәмә рәвештә хәзрәт алып барачак җомга мәктәбе эше каралган. Габдулла Тукай исемендәге әдәби мәктәптә язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин укытучы булачак. Бүген гимназиядә 170 бала укый, аларның 9ы - беренче сыйныф укучылары. Учреждениенең гомуми сыйдырышлылыгы 264 кеше тәшкил итә. Башта гимназия бинасы 1987 елда балалар бакчасы буларак проектлана һәм төзелә. Төзелгәннән бирле, ә бу 35 елдан артык, капиталь ремонт үткәрелмәгән. Тәмамланган ремонт бинаны гына үзгәртми, ә белем бирү учреждениесенең уку-тәрбия процессы концепциясен тулысынча үзгәртә. Болар барысы да республика, Дәүләт Советы һәм хөкүмәт ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Республика бюджетыннан 89 миллион һәм район бюджетыннан 15 миллион акча бүлеп бирелгән. Радмир Илдар улы билгеләп үткәнчә:

"Без балаларга үз гореф-гадәтләрен һәм бай мирасын өйрәнергә мөмкинлек биреп, татар мәдәнияте һәм теле шундый югары танылу һәм игътибар алуы белән горурланабыз!»
Гимназия ачылганнан соң кунаклар «Атмосфера» гөмбәзенә юл тоттылар. Анда «Менделеев Мирасы» татар мәктәп театры «Сугыш ярасы» спектаклен тәкъдим итте. Шулай ук гөмбәздә район башлыгы Радмир Беляев тарафыннан «Аммоний» АҖ химия заводы ярдәме белән оештырылган «Яшь тәрбияче» һәм «Яшь укытучы» проектларының беренче акчалата сертификатларын тапшырды. Яшь укытучылар һәм директорлар 150 000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр: Екатерина Ушкова, Диана Шакирова, Лия Харитонова, Виктория Ямщикова, Диана Ефимова, Инзилә Галимуллина, Аида Соловьева һәм Минтимер Әхмәтҗанов. Сезне котлыйбыз һәм уңышлы эшләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International