1 нче сорау. Мин электрон сертификат кулланып берничә сатып алу башкардым һәм хәзер анда 10 подгузник калды, аларның максималь бәясе 20 сум. Кибеттә подгузниклар 30 данәдән пачкалар белән сатыла, пачка 750 сум тора. Мин подгузник сатып ала аламмы?
Җавап: әйе, сез сертификатта калганнан күбрәк товар сатып ала аласыз, ләкин бу очракта сертификаттагы калдыктан артык товар өчен Сезгә үз акчаларыгыздан тулы бәя түләргә кирәк булачак.
Бу очракта сез сертификат хисабына 10 подгузник һәм 20 подгузник үз хисабызга сатып аласыз. Кибеттә бер подгузник 25 сум тора. Шуңа күрә 10 подгузник өчен сез 5әр сум өстәмә түлисез, ә 20 подгузник өчен 25 сум тулы бәя түлисез. Сез үз акчаларыгыздан барлыгы 550 сум түлисез.
2 нче сорау. Миңа коляскалы электрон сертификат бирделәр, ләкин мин үз акчама коляскалы кресло сатып алдым. РСФ бүлекчәсе клиентлар хезмәтендә мин инде коляска белән тәэмин ителгән һәм миңа компенсация түләргә теләмиләр диләр. Нигә, мин сертификатны кулланмадым?
Җавап: әгәр сезнең гамәлдәге электрон сертификатыгыз булса һәм сез аны әлегә кулланмасагыз, РСФ бүлегендә сертификат активлашкан көннән башлап Техник тернәкләндерү чараларын куллану срогына (6 елга бүлмә коляскалы креслосы очрагында) тәэмин ителгәнлегегез билгесе торачак.
Әгәр дә сез бүтән юл белән тәэмин ителергә телисез икән – Фонд юнәлешләре буенча яки соңыннан компенсация түләү белән, Сезгә электрон сертификаттан баш тарту турында гариза бирергә кирәк.