Грипптан прививка ярдәм итәчәк

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Хәзер гриппка каршы планлы прививка кампаниясе инде финиш сызыгында, ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Гриппка каршы прививка-профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы.

Гриппка каршы прививка турында фактлар:

бу дөньяның барлык сәламәтлек белгечләренең рәсми позициясе;
вакцина грипп вирусының  эпидемия сезонында иң актуаль булган төрләреннән саклануны тәэмин итә. Ул махсус рәвештә шулай модельләштерелә һәм ел саен төрле;
гриппка каршы вакцина ясау гриппны йоктырудан саклый
вакцинаны халыкның барлык төркемнәренә дә ясарга ярый, алты айлык яшьтән алып олы яшькә кадәр;
грипптан иммунитет 2-4 атна эчендә формалаша һәм 1 ел дәвамында саклана, шуңа күрә ел саен прививка ясатырга кирәк.
Вакцинация мәктәпкәчә  һәм урта белем бирү учреждениеләренә йөрүче укучыларга һәм балаларга; урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары укучыларына; аерым һөнәрләр: транспорт, коммуналь өлкә, кош-корт һәм дуңгызчылык предприятиеләре, мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә ясала ала. Шулай ук йөкле, хроник авырулы пациентларга, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләргә.

Әлбәттә профилактика чараларын онытмагыз:

- кулларны яхшылап юыгыз;

- авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәгез;

- биналарны даими җилләтү;

- сәламәт яшәү рәвеше алып бару;

- кешеләрнең күпләп җыелу урыннарына   сирәгрәк йөрү.

Прививка ясалган көнне медицина тикшерүе һәм термометрия мәҗбүри. Вакцинацияләнгән кеше вакцина кертелгәннән соң 30 минут дәвамында медицина күзәтүе астында булырга тиеш.

Гриппка каршы үзеңне саклау мөмкинлеге -прививка ясау!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International