Нык салкыннар авыл халкына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү декадасы хөрмәтенә чарага җыелырга комачауламады. Җыелганнарны «Поселок» ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова сәламләде. Шулай ук тамашачылар алдында башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясады. Укытучы Елена Кузнецова җитәкчелегендә алар шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр. Елена Николаевна презентация тәкъдим итте һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яраткан эше белән шөгыльләнергә һәм уңышларга ирешергә комачауламаган танылган кешеләр турында сөйләде. Балалар кәгазь битләреннән йөрәк фигурасын ясап, көн геройларына бүләк иттеләр. Аннары ТИҮ активистлары кызыклы күренешләр белән чыгыш ясады.Мәктәп укучылары "Поселок" ТИҮнең «батыр» кешеләренә үз куллары белән ясалган йөрәкләр бүләк иттеләр.