2022 елның октябрендә РФ Хезмәт кодексында үзгәрешләр үз көченә керде, алар мобилизацияләнгән гражданнар, ирекле һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләрен билгеләде.
Яңа кагыйдәләр буенча:
Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү чорында аларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүе (шулай итеп, якларның бурычлары да) вакытлыча туктатыла;
хезмәткәр хезмәттә булганда, эш бирүче аңа вакытлыча урынбасар табарга һәм аның белән билгеле вакытка килешү төзергә хокуклы;
эш бирүчеләр мобилизацияләнгәннәр белән килешүне берьяклы рәвештә өзәргә хокуклы түгел, бу оешма юкка чыгарылган, шәхси эшмәкәр ябылган яки вакытлы хезмәт килешүе гамәлдә булган очракта гына мөмкин.
Мөһим! Килешүнең гамәлдә булуы гражданның эшкә кайткан көнендә яңадан башлана, бу хакта ул җитәкчелеккә өч эш көнендә хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри социаль иминият буенча иминият тәэмин ителешен алу өчен дә кирәк, мәсәлән, хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр өчен.
Әгәр вакытлыча эшкә яраксызлык башланганда кеше эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен яңартмаса, аның электрон эшкә яраксызлык кәгазе түләнмәячәк, чөнки ул иминият тәэмин ителешен алу хокукын югалтачак.
Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз: 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай).