Аларны Ижевка авыл мәдәният йортында эшләүчеләр җылы каршы алдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре пенсионерларны бәйрәм костюмнары киеп, җырлар һәм такмаклар белән каршы алды. Авыл мәдәният йорты мөдире Пономарева Валентина Борисовна «Живая старина» музей почмагы буенча кызыклы танып белү экскурсиясе үткәрде, аннары мастер-класс үткәрә. Төрле үләннәр белән чәй эчү һәм миниконцерт оештырылды.
Пенсионерлар музей экспонатларын кызыксынып карадылар, уен коралларында рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр.
Пенсионерлар күтәренке һәм яхшы кәеф алдылар. Ишеткәннәре һәм күргәннәре белән бик канәгатьләнделәр, чөнки күпләр музейга беренче тапкыр килделәр һәм музейның җиһазлануына һәм сирәк экспонатларга шатланып гаҗәпләнделәр.