12 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале кысаларында "Сәламәт тәндә сәламәт рух" спорт бәйрәме узды
Балалар гимнастика эскәмиясендә басып алга таба иелделәр, ике аяк белән бер урыннан озынлыкка сикерделәр, аркада ятып идәннән гәүдәләрен күтәрделәр, идәндә ятып кулларын бөктеләр һәм турайттылар, тупны мишеньгә ыргыттылар